25 гыйнвар көнне Буа шәһәрендә тренер З. Т. Хәкимов истәлегенә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча "Батыр" спорт мәктәбенең районара турниры булып узды. Анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Егетләр лаеклы чыгыш ясадылар: Мотыков Булат һәм Гыйләҗев Алмаз үз авырлык категорияләрендә 3 нче урынны яуладылар, Фәйзулин Инсаф һәм Абдуллин Адель 2 нче урынны яуладылар. Командалар арасында-3 урын.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.