Олы Кариле урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары арасында кышкы чорда су объектларында кешеләр иминлеге кагыйдәләре турында ачык ОБЖ дәресе

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

     2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге " ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы халык белән даими рәвештә эш алып бара.

     2020 елның 28 гыйнварында Олы Кариле урта мәктәбендә ФКУ «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында ачык тормыш иминлеге нигезләре дәресе үткәрде.

     Очрашу «Бозда һәм суда сак булырмын» республика рәсем һәм видеороликлар конкурсының район этабында җиңүче 3 сыйныф укучысы Мифтахов Илфарга сертификат тапшыру белән башланып китте.

     Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, республикада һәм районда оператив хәлләр, су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Әңгәмә ГИМС хезмәткәрләренең эше турында слайдлар күрсәтү һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Чараларда барлыгы 100 кеше катнашты.

     Ачык дәреснең максаты-балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International