«Татарстан буенча сәяхәт» Сөйки авыл китапханәсендә танып-белү-интеллектуаль уен

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

   ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Сөйки авыл китапханәсендә «Татарстан буйлап сәяхәт» танып-белү-интеллектуаль уены үткәрелде. Чарага Сөйки урта мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары чакырылган иде.      

   Балалар республикабызның тарихи урыннары буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Бәйрәм тарихы, Казан шәһәре тарихының төп символлары, кызыклы фактлары, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның истәлекле урыннары һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Шулай ук балалар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында кызыклы уеннан балалар яңа белемнәр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International