«Минем илем – минем Россиям» мәгариф өлкәсендә яшьләр автор проектлары һәм проектларының Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләре берлеге Россия территорияләренең социаль – икътисадый үсешенә юнәлдерелгән яшьләр автор проектлары һәм проектларының «минем илем – минем Россиям»Бөтенроссия конкурсын оештыра. Конкурс яшьләрне Россия төбәкләрен, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның бер юнәлеше - «Минем авылым» номинациясе, ул Россия авыл территорияләрен һәм территориаль берләшмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс турында Нигезләмә белән www.moyastrana.ru сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International