Россия халкының 40% тан артыгы СПИД проблемасы аларга кагылмас, дип саный, россиялеләрнең 70% ы ВИЧның зарарлану юллары һәм дәвалау турында җитәрлек мәгълүматка ия түгел.
ВИЧ йогышының үсеше күпчелек өлештә кешеләрнең авыру аларны читләтеп үтәчәге турында хаталы фикере аркасында килеп чыга. Асылда, бүгенге көндә ВИЧ белән хәл, һәр кешегә, шул исәптән сезгә һәм якыннарыгызга кагыла. Вирус кешеләрне социаль хәл, яшәү рәвеше һәм гадәтләр буенча сайламый һәм теләсә кайсы кеше организмына эләгә ала.
2020 елның 29 гыйнварында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Венера Хәсәнова "Кама Тамагы РҮХ" ДАССОның медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Лилия Әминова белән берлектә «Гармония»хатын-кызлар клубының социаль хезмәт алучылары белән лекция үткәрделәр.
Ул ата-аналарга ВИЧ-инфекция йоктыру юллары, ВИЧ/СПИДны профилактикалау һәм диагностикалау чаралары турында мәгълүмат бирде.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аноним анкета тутырдылар.
Ахырда бөтен кешегә ВИЧ профилактикасы буенча белешмәлекләр һәм листовкалар таратылды.
Мәкалә авторы һәм фото: Венера Хәсәнова