Квест в Камско-Устьинской средней школе, посвященный снятию блокады Ленинграда

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы нәкъ 872 көн дәвам итте. Төрле мәгълүматларга караганда, 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак булган. Ачлыкка, салкынга һәм даими бомбежкаларга карамастан, кешеләр үз-үзләрен аямыйча, фашистларны җиңеп чыгу өчен кыюлык таба.

28 гыйнвар көнне Кама Тамагы урта мәктәбендә, «Форпост» МБУ директоры Т.Н.Панчева, мәктәп педагог-психологы һәм Җиңү волонтерларының мәктәп кураторы Л.Ф.Кәримуллина белән берлектә, «Ленинград блокадасын өзү» дигән истәлекле датага багышланган квест үткәрелде.

Квестта «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау отрядлары әгъзалары, Җиңү волонтерлары һәм Яшь гвардия катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International