Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Сөйки авыл китапханәсендә юбилей датасына багышлап китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды, ул ел дәвамында укучыларны Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында иң яхшы нәфис һәм публицистик басмалар белән таныштырачак.
Шулай ук ел дәвамында мәктәп укучылары өчен чаралар узачак, аларның нигезе булып совет солдатларының төп сугышлары һәм җиңүләре, аларның батырлыгы һәм каһарманлыклары турында сөйләү торачак.