Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә милли проектларны тормышка ашыру

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында "2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 12 юнәлеш буенча милли проектлар (программалар) эшләнә: «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм», «Фән», «Цифрлы икътисад», «Мәдәният», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү», «Халыкара кооперация һәм экспорт». Милли проектлар кеше тирәсендә, яңа тормыш сыйфатына ирешү өчен төзелгән.

Кама Тамагы районы 2020 елда түбәндәге милли проектларда катнаша:

«Демография» (кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен, ГТО нормаларын үтәү өчен җиһазлар комплектлары белән тәэмин итү);

«Экология» - урманнарны саклау (урман янгыннары техникасы сатып алу);

«Мәгариф» - заманча мәктәп (уку-укыту чаралары сатып алу, Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе спорт залын ремонтлау);

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады»

«Торак һәм шәһәр мохите» - Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру;

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» - фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү - гаилә фермалары төзү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International