Язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

3 февральдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында башкарып чыгу, авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрен минераль ашламалар, сыйфатлы чәчү материалы, үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «РАЦИН» АҖ вәкиле Нәбиуллин Илнур Радик улы, агрофирмалар директорлары һәм баш агрономнары, КФХ башлыклары катнашты. Нәбиуллин Илнур катнашучыларны минераль ашламалар, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары алу шартлары белән таныштырды, сорауларга тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International