2020 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында халык җыены булып узды.
Җыелышта район хезмәтләре җитәкчеләре һәм бистәдә яшәүчеләр катнашты.
2019 елга нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында фикер алышынды.
Җыелыш азагында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.