Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 8 нче сыйныф укучыларын рус шагыйре һәм язучысы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Б.Л.Пастернак биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырдылар. Чарада язучының үзе башкарган шигырьләре һәм шагыйрьнең А.Пугачева башкаруында язылган җырлары яңгырады. Чара барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. «Шагыйрьнең күңел дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, әдәбиятка күзәтү үткәрелде.