Кама Тамагы муниципаль районының район балалар китапханәсе 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе (Ростов өлкәсе) тарафыннан оештырылган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән IV төбәкара акция үткәрелде.
Китапханәчеләр өлкән төркем балалары өчен (тәрбиячеләре: Шиһабеева Р.К. һәм Мөхәмәдшина Л. Р.) Ленинград язучысы һәм галим-биолог турында әңгәмә әзерләделәр. Китап күргәзмәсеннән һәм электрон презентациядән, балалар, хайваннар һәм үсемлекләр тормышы, аларның кечкенә серләре турында белделәр. В. Бианки сүзләренчә «... Нина Михайловна Павлова хикәяләрендә барысы да – чын хакыйкать».