Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

    2020 елның 7 февралендә безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы килде. Ул авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Татагролизинг» АҖ, «Красный Восток-АГРО» ЯАҖ вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш ветеринария табиблары, хуҗалыкларның орлыкландыручылары, сервис оешмалары җитәкчеләре катнашты. 2019 ел һәм 2020 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча хисап белән идарә башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев чыгыш ясады. Ул барлык 4 агрофирманың да терлекчелек торышына тулысынча анализ ясады, проблемаларны, килеп туган хәлдән чыгу юлларын күрсәтте, квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә тукталды. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, министр урынбасары Ленар Наил улы Гарипов җитештерү процессын интенсификацияләү, терлекчелекне алып бару технологиясен үзгәртү буенча киңәшләр, район терлекчеләре эшенә тәнкыйди бәя бирделәр.

     Киңәшмәдән соң делегация «Нармонка «агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче филиалы Сөйки терлекчелек комплексында, «Бортас» агрофирмасы «ҖЧҖнең «Варварино» фермасында булды, терлекләрне карау һәм ашату технологиясен, кышлатуның барышын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International