Бүген, 2020 елның 11 февралендә, район мәдәният йортында районның мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре хезмәт коллективлары җыелышы булды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча, 2020 елга бурычлар белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Кузиева Ирина Александровна чыгыш ясады.
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музееның 2019 елгы эш нәтиҗәләре, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында музейның баш саклаучысы Гөлчәчәк Корбангали кызы Гыймадиева сөйләде.
Красновидово авыл китапханәсенең 2019 елда башкарган эше һәм 2020 елга планнар турында Красновидово авыл мәдәният йорты мөдире Оленина Наталья Владимировна сөйләде.
Балтач мәдәният йортының 2019 елда башкарган эшләре, 2020 елга бурычлар турында - Балтач мәдәният йорты мөдире Әхмәтшина Ралимә Зәкәри кызы.
Район прокуроры Ситдыйков Ринат Мөбарәкҗан улы җыелучылар алдында чыгыш ясады һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренә республика прокуратуралары арасында «Кызыл ромашка» конкурсында катнашканнары өчен Татарстан Республикасы прокурорының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгышы йомгак ясады. Район Башлыгы муниципаль район территориясендә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Наил Альбертович мәдәни-массакүләм чараларны оештырудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм районда мәдәният өлкәсен үстерү буенча тәкъдимнәр бирде.