Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

     2020 елның 10 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

     «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУнең 2019 елгы эше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче – урманчысы Рәхмәтуллин Ранил Заһит улы чыгыш ясады.

     «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәгенең 2019 елда эш нәтиҗәләре, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында «Кама таңнары»социаль ярдәм үзәге директоры Садыкова Ләйсән Илгиз кызы сөйләде.

     «ВИЧ һәм СПИД буенча профилактик чаралар» дигән мәгълүмат белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.

     Муниципаль район җирлекләрендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында - Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International