Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын «2019-2024 елларга товарларны мәҗбүри цифрлы маркировкалау. Аяк киеме, тәмәке, җиңел сәнәгать һәм башка товар төркемнәре» бушлай мәгълүмат семинарында катнашырга чакыра.
Тоташ цифрлы маркировканың милли системасын гамәлгә кертү һәм товарларны күзәтү мәсьәләләре эшкуарлык җәмәгатьчелеге өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хәзерге вакытта мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны җитештерү һәм (яки) сатуны гамәлгә ашыручы яисә аңа якын арада эләгүче затлар өчен аеруча актуаль.
Семинарда сез төрле товар төркемнәрендә маркировканы кертү этаплары, компаниянең бизнес-процессларына маркировканың йогынтысы турында, маркировкаланган товар белән сәүдә итү кагыйдәләрен үтәү буенча контроль чаралар турында белерсез, сезнең предприятиедә маркировканы гамәлгә кертүне оештыру буенча белемнәр һәм гамәли киңәшләр алырсыз.
Семинарда катнашу өчен җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүче предприятиеләр һәм эшмәкәрләр, сөт продукциясе, аяк киеме, сыра, шин һәм духов җитештерүчеләр, шулай ук югарыда күрсәтелгән товарларны күпләп һәм ваклап сатучы затлар чакырыла.
Семинар эшендә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Семинарны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 14 феврале, 10.00-13.00, үткәрү урыны: ТР ССП Конгресс-залы (Казан шәһәре, Пушкин ур., 18).
Алдан теркәлү мәҗбүри. Сылтама буенча электрон теркәлү: http://tpprt.ru/calendar/detail.php?ID=13304
Проектның координаторы: Артур Сергеевич Николаев-ТР ССП Рәисенең беренче урынбасары, тел.: (843) 236-99-00.