11 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Б.А.Шәкүров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Г.Г.Камалиев, «Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Р.Р.Шакиров, «Татагролизинг» АҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары В.А.Симонов, «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 1 нче филиалы директоры һәм белгечләре, галимнәр Сөйки терлекчелек комплексында эшләде. Эшче төркем терлекләрне кышлатуның барышын, терлекләрне тоту, саву, ашату технологиясен анализлады. Сөйки терлекчелек комплексының саву залы тиз арада ремонт таләп итә, саву аппаратларын алыштыру зарур. Дефектлау ведомосте төзелде.
Сыерларның физиологик торышы өйрәнелде, бозаулату бокслары тикшерелде, ЗЦМ куллану, бозауларга җылы су эчерү, азыкның сыйфаты белән таныштылар. Эшче төркем 4-5 ай дәвамында орлыкландырылмаган сыерларны синхронизацияләү кирәклеге турында нәтиҗә ясады. 20 сыердан торган төркем сайланды, аларны синхронизацияләү киләсе атна башында чакырылган белгечләр тарафыннан башланачак.
10 көн дәвамында терлек азыгына кабат анализ һәм сыерларның канына биохимик анализ ясалачак, нәтиҗәдә ашату рационын баланслаштыру планлаштырылачак.
Эшче төркем составында сөт терлекчелеге өлкәсендә эксперт, ветеринария табибы, биология фәннәре кандидаты Нигъмәтуллин Илдар Наил улы, сөт терлекчелеге өлкәсендә эксперт-технолог, зооинженер Федорова Марина Владимировна эшләде. Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча ике көнлек технологик аудит үткәрделәр, аудит нәтиҗәләре буенча берничә гамәли тәкъдим керттеләр, җитештерү күрсәткечләрен арттыру буенча чаралар планын һәм беркетмәләрне әзерләделәр.