9 февраль көнне Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун мәдәният йортында Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестиваль-конкурс узды.
Конкурс легендар җырчы истәлеген мәңгеләштерү һәм татар халык җырларына нигез салучы Әлфия Авзалованың иҗади мирасын үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурста Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Балтач муниципаль районнары катнашты. Кама Тамагы районыннан Гөлия Мозаффарова, Булат Закиров, Айгөл Хәсәнова катнаштылар, безнең конкурсантлар икенче турга уздылар.
Фестиваль-конкурсның икенче туры 22-25 октябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!