Кама Тамагы муниципаль районы мәктәп директорлары һәм мәгариф оешмалары мөдирләренең киңәйтелгән киңәшмәсе

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген, 2020 елның 14 февралендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы катнашында мәктәп директорларының, белем бирү оешмалары мөдирләренең киңәйтелгән киңәшмәсе булды.

Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елда мәгариф системасы эше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гимадеева Елена Александровна чыгыш ясады.

Белем бирү оешмаларын финанс белән тәэмин итү турында Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна сөйләде.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Степущенко Олег Александрович чыгыш ясады.

 

Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгышы йомгак ясады. Наил Альбертович башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм районның мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International