Кама Тамагы РУЭСы һәм РУПС хезмәт коллективлары җыелышы

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген Кама Тамагы район электр элемтәсе узелы һәм район почта элемтәсе узелы хезмәт коллективларында җыелыш булып узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

Кама Тамагы РУЭСының 2019 елдагы эшчәнлеге, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында мәгълүмат белән Кама Тамагы РУЭСы начальнигы Нәбиуллин Миңнур Нурулла улы чыгыш ясады.

Мингалиев Илнур Альберт улы - Кама Тамагы РПС начальнигы 2019 елда Кама Тамагы РПС эшчәнлеге һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Степущенко Олег Александрович чыгыш ясады.

Район Башлыгы үз чыгышында муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында сөйләде. Җыелыш ахырында сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International