Затон урта мәктәбе укучылары - тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призерлары

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

     Затон мәктәбе укучылары 2020 елның 12-15 февралендә Казан шәһәрендә узган Тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабында менә дигән нәтиҗә күрсәттеләр.

     Олимпиада призерлары-Кама Тамагы районыннан барлык катнашучылар – Затон урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Сорокина Виктория (ТР җыелма командасына кергән һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачак), Козина Вероника, Клюквин Никита.

     Григорьева Алена һәм Сорокина Виктория тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиаданың россия этабында республика данын яклаячак.

     Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International