Кама Тамагы муниципаль районы Советының 41 нче отчет утырышы

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 21 февралендә өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 41 нче отчет утырышы булды.

Кама Тамагы район Советы утырышы эшендә катнаштылар:

Шәйхрәзиев Васил Габделгаяз улы – Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, Гыйльметдинов Илдар Ирек улы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Насыйбуллин Илһам Әдип улы - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, «Тал-Агро» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы.

Утырышка Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, аларның территориаль органнары вәкилләре, район прокуроры һәм район суды судьясы, полиция бүлеге башлыгы, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, дини оешмалар вәкилләре чакырылган иде.

Кама Тамагы муниципаль районы Башыгы Вазыйхов Наил Альберт улы «Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»доклад белән чыгыш ясады.

«Гипс компаниясе-ния» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге һәм 2020 елга үсеш планнары турында «Гипс компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Корнянен Максим Евгеньевич чыгыш ясады.

«Тал-Агро» идарә компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы «Кама Тамагы муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләренең финанс-хуҗалык торышын яхшырту чаралары турында» темасына чыгыш ясады.

Аннары җыелучылар алдында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габделгаяз улының чыгышы Район Советы утырышында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International