Халыкара туган тел көнендә Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрделәр.
Укучылар Х.Туфан, Н.Нәҗми, М.Гафури, Г.Афзал һәм башка күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен тәкъдим иттеләр.
Укучылар телдән халык иҗаты турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Соңыннан чарада катнашучылар "Туган тел" җырын башкарды.