22 февральдә Апас шәһәр тибындагы бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2005 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Кама Тамагы районының «Кама» командасы 1 урынны яулады һәм турнир җиңүчесе булды.
2 урын - Буа командасы;
3 урын - Тәтеш командасы.
Турнирның иң яхшы сакчысы - безнең команда футболчысы - Логинов Никита, ә иң яхшы уенчы - Хананов Алан.
Безнең егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Афәрин!