22 февраль көнне Акчарлак спорт комплексында көрәш буенча район беренчелеге булып узды, ярышларда район спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлегенең барлык тәрбияләнүчеләре, тренерлар Мөхәммәдиев Әхәт Хәлим улы һәм Гыйләҗев Алмаз Рәис улы җитәкчелегендә катнаштылар.
Район беренчелегендә көрәшчеләрне бүләкләү авырлык категорияләре буенча узды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.