25 февральдән 30 мартка кадәр Кама Тамагы районында театр коллективларының «Идел Йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы узачак.
Фестивальнең муниципаль этабы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. 25 февральдә эстафетаны Рус Бортасы авыл клубы, филиал мөдире О.А. Пашагина башлап җибәрде. «Әбиләр чуагы» («Бабье лето») театр коллективы җитәкчесе И.А. Гришина «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» дигән мотивлар һәм хикәяләр буенча спектакль күрсәтте.