Караталга авылы китапханәчесе «Туган телем - иркә голем» дигән темага КВН үткәрде. Уенда Иске Казиле урта мәктәбе укучылары катнашты. Балалар татар телен белүгә бәйле иҗади биремнәрне актив башкардылар, кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.