2020 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге билгеле бер эш алып барыла.
2020 елның 27 февралендә Рудник урта мәктәбендә дәүләт инспекторлары Андрей Еранов, Марс Идрисов һәм каравыл башлыгы Фәрит Юсупов тарафыннан Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес үткәрелде.
Мәгълүмати-өйрәтү чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, кышкы чорда су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 19 кеше катнашты.
Ачык дәреснең максаты-балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру. Инспекторлык участогы хезмәткәре яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев