«Тел – халык тарихы» - Кама Тамагы татар урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында музей дәресе

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

     «Тел – халык тарихы» - шундый исем астында Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чираттагы музей дәресе узды. Дәрес татар теленең кызыклы һәм күпкырлы тарихына багышланган иде. Аның формалашуы, трансформациясе, баеган һәм хәзерге татар телен формалаштыру чорлары гади булмаган һәм җиде йөз ел дәвамында колачлаган. Балалар шулай ук телләрнең күптөрлелеге, бүгенге көндә күп кенә телләрнең юкка чыгу турында белделәр.

     Туган телне бер үк вакытта мәдәният тә, фикерләү рәвеше дә дип атарга була. Телләрнең күптөрлелеге-ул кеше мирасының бик зур байлыгы. Һәр халык - ул кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше. Укучылар белән телне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әңгәмә, бик кызыклы булды, балалар фикер алышты, кызыксынып сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International