Бүген, 2020 елның 2 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Кама Тамагы район электр челтәрләренең 2019 елдагы эше, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында Кама Тамагы район электр челтәрләре начальнигы Зубарев Александр Александрович сөйләде.
Үзара салым акчаларын җыюның барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибуллина Миләүшә Хәлим кызы чыгыш ясады.
Мәгълүмат белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы «Инцидент-менеджмент»та эшне оештыру турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Муниципаль район җирлекләрендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.