Сибгатуллина Мәсрүрә Әһлулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 3 марты, сишәмбе

     3 март көнне Мәсрүрә Әһлулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна котладылар.

     Сибгатуллина Мәсрүрә Әһлулла кызы Кама Тамагы районы Кыртапа авылында 1930 елның 3 мартында туа. Башлангыч белемне Кыртапа авылында ала. Укуны бетергәч колхозда сыер сава.

     1954 елда Каратал авылына Сибгатуллин Асрар Әнвәр улына кияүгә чыга 5 (2 кыз, 3 малай) бала тәрбияләп үстерәләр. Мәсрүрә Әһлулла кызы колхозда төрле эшләрдә эшли.

     Тол колганда, олы малаена 18 яшь, кечкенә улына 10 яшь була. Мәсрүрә апа 5 бала белән ялгыз кала.

     “Ялгыз калдым дип елап утырып булмый, балаларны аякка бастырырга кирәк” диеп, Мәсрүрә апа балаларга кием тегеп кигезергә, оекбашлар бәйләргә тотына. Бу эшне ул яратып башкара. Кулыннан бәйләү энәләре төшкәнгә эле берничә генә ел. Мәсрүрә апаның 10 оныгы, 7 оныкчыгы да ул бәйләгән башмакларны киеп тәпи киткәннәр.

     Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик кәнәгать әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге – улы Әхмәт, килене Зөһрә янында. Калган балалары да бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International