2020 елга билгеләнгән квота чикләрендә инвалидларны эшкә алу һәм эшкә алуны күзәтүне гамәлгә ашыру буенча ачык чаралар (фикер алышулар) үткәрүнең расланган планы-графигы нигезендә 2020 елның 3 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Кама Тамагы районы буенча "Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан оештырылган эш бирүчеләр белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә район прокуроры, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм 11 эш бирүче катнашты.
Әлеге чараның максаты булып эш урыннарын квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү тора. Эш бирүчеләргә инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау шартлары һәм тәртибе аңлатылды, «Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотаны үтәү буенча эш бирүчегә белешмәлекләр» тапшырылды. Шулай ук Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.