Тәмте авыл китапханәсендә Бөтендөнья уку көне

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Тәмте авыл китапханәсе Тәмте урта мәктәбе укучылары белән «Мин сезнең Почитайкин» дип исемләнгән Бөтендөнья уку көне үткәрде. Чараның максаты: китап укуга кызыксыну уяту, китапка мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Балаларга китап һәм укуга багышланган матур музыкаль презентация күрсәтелде. Балалар "Әкият геройын тап" дигән әдәби викторина сорауларына актив җавап бирделәр, уку кагыйдәләрен кабатладылар. Аннан соң яраткан әкият - хикәяләрне бик теләп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International