Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады

2020 елның 6 марты, җомга

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

Беренче бала өчен ана капиталы

Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган яки уллыкка алынган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.

Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру

2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче барлыкка килгән булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның средстволары белән эш итү срокларын кыскарту

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерергә һәм аның средстволарын кыска вакыт эчендә кулланырга мөмкин булачак. МСК сертификаты бирүгә, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән дә артмыйча, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү өчен – ун эш көненнән дә артмый.

Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү

Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды МСК сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.

Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Граждан хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Пенсия фонды Идарәсе http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/press-relizi-221281.htm  өстәмә битендә белергә мөмкин

Идарә башлыгы И. И. Гыйльметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International