Кама Тамагында тантаналы чара узды, анда район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
Бәйрәм чарасының төп кунаклары Кама Тамагында яшәүче тыл хезмәтчәннәре булды. Район башлыгы шәхсән үзе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшырды һәм Җиңүнең юбилей еллыгы белән котлады.
Хөрмәтле кунаклар өчен бәйрәм программасын Кама Тамагы мәктәбе укучылары әзерләделәр, кунакларны шигырьләр, җырлар һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук укучылар тарафыннан Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңү чемоданы» дигән музей экспозициясе оештырылды.
Кунаклар бер - берсе белән дә аралаша алдылар.