Кама Тамагы районы делегациясе Казан шәһәрендә узган тантаналы чарада катнашты

2020 елның 10 марты, сишәмбе

7 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Кама Тамагы районы делегациясе составына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина җитәкчелегендә республика конкурсының зона этабында катнашучылар керде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык хатын-кызларны 8 Март белән котлады.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International