6 март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Чуртан кушуы буенча" әкияте күрсәтелде. Район ир-атлары исеменнән хатын-кызларны яз бәйрәме белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов котлады.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән әкият барлык гүзәл затларның күңеленә хуш килде. Спектакльне бик җылы каршы алдылар, алкышлар озак тынмады. Аннан соң Петр Сорокин, Айдар Айтуганов, Александр Шалаев һәм Антоновка дуэты башкаруындагы яраткан җырлар яңгырады.
Мәдәният бүлеге