9 март көнне Казан шәһәрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Сафиуллин исемендәге IV Ачык татар халык җыр-музыкаль иҗаты фестивале узды.
Рәис Сафиуллин - җәмәгать эшлеклесе, талантлы баянчы, мәдәният йортының халык инструменталь ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе. Сафиуллинның әсәрләре һәм аранжировкалары республиканың күп кенә ансамбльләренең төп репертуарына керә.
Сәхнәдә татар халкының җыр мәдәниятенең искиткеч үрнәкләре яңгырады.
Кама Тамагы районы данын Мәһдиев Әнәс җитәкчелегендәге «Илһам» баянчылар ансамбле яклады.