12 мартта «Татарстан 24» телеканалында яңадан планлаштыруны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

12 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.

Туры эфирда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Кадастр палатасының юридик бүлеге башлыгы Ләйсән Мельникова телевизор караучыларга торак һәм торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру, үзгәртеп кору һәм реконструкцияләүнең төп кагыйдәләрен аңлатачаклар.

Шул ук вакытта һәр тамашачы аны борчыган сорауны да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирында (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 кайнар линия телефонын җыярга гына кирәк.

Программаны 13:30дан 14:00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30, Шимбә - 18:30, якшәмбе – 13:30.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте" бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16 шулай ук Татарстан Росреестры каналында youtube.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International