Кама Тамагы район мәдәният йорты сәхнәсендә - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

10 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады.

Көннең беренче яртысында И. Закиров инсценировкасында балалар өчен "Бүре һәм биш Кәҗә" әкияте күрсәтелде, ә кичен каматамагылыларны М.Шамхаловның "Кайнана" музыкаль комедиясе көтә иде. Балалар да, өлкәннәр дә актерлар уеныннан канәгать калдылар. Мәдәният бүлеге начальнигы Ирина Кузиева район Башлыгы Наил Вазыйхов исеменнән театр коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Артистлар, үз чиратында, тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм театр җитәкчелеге исеменнән Олы Кариле мәдәният йорты мөдире Илсур Кәримуллинга Сабир Өметбаев мирасын саклау буенча актив эш алып барганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Ә Илсур Хәлилович, һәрвакыттагыча, хөрмәтле кунаклар өчен күчтәнәчләр белән килгән иде.

Киләсе елда үзенә нигез салучы, беренче директор һәм режиссер - күренекле якташыбыз, Олы Кариле авылында туып-үскән Сабир Өметбаев исемен горур итеп йөрткән Минзәлә драма театры 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. Сабир Гаделҗан улы-ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе.

Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International