2020 елның гыйнварыннан ел саен декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Декларацияне үз исәпкә алу урыны буенча салым органына 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Салым декларациясен түбәндәге керемнәр алган затлар тапшырырга тиеш: күчемсез милек һәм транспорт чараларын сатудан һәм алар милкендә милек белән идарә итүнең минималь срогыннан азрак булган, кыйммәтле кәгазьләр; оешманың устав капиталында өлешләрдән; фатир, бүлмә һәм башка милекне арендага бирүдән; эшмәкәрлек эшчәнлегеннән; бүләк итү тәртибендә (күчемсез милек, транспорт, акцияләр); лотереяда оту рәвешендә һ.б.
2019 ел өчен салым декларациясен тапшыручы гражданнар, НДФЛ буенча салым тотып калынган акчаны алу максатыннан, декларация ел дәвамында теләсә кайсы вакытта тапшыра алалар. Шул ук вакытта 2019 ел өчен салым декларациясендә декларацияләнергә тиешле керемнәр, шулай ук салым тотып калынган акчаларга хокук белдергән салым түләүче мондый декларацияне билгеләнгән срокта – 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Әлеге вазифаларны онлайнда, салым органына кермичә, «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин.
Декларацияне тутыру һәм җибәрү өчен «тормыш хәлләре» блогының "3 НДФЛ декларациясен" бүлегеннән файдаланырга кирәк. Сервис декларацияне онлайн режимда тутырырга мөмкинлек бирә (салым агенты тарафыннан бирелгән керемнәр турындагы белешмәләрнең реквизитлары һәм автомат рәвештә тутырыла).
Алынган керемне раслаучы документларны скан-образлар рәвешендә шулай ук шәхси кабинет аша да җибәрергә мөмкин.
Сервис декларация буенча исәпләнгән салымны түләргә кирәклеген искәртә һәм моны онлайн режимда эшләргә ярдәм итәчәк.
Милек яки социаль салым тотып калынган акчаларны алу максатыннан салым декларацияләрен тапшыру өчен дә шәхси кабинет уңайлы. Декларацияләрне тутыру процедурасы югарыда китерелгән процедурага тиң, шул ук вакытта салым буенча артык түләүне кире кайтару турында гариза җибәрү мөмкинлеге һәм декларациянең тикшерү статусын күзәтү һәм аның буенча карар кабул итү мөмкинлеге өстәмә рәвештә гамәлгә ашырылды.
Салым түләүчеләр, шулай ук, декларацияне шәхсән яки үзенең законлы вәкиле аша, почта юнәлеше (кертемнәр исемлеге белән кыйммәтле хат) аша, КФҮ бүлекчәләре аша бирергә хокуклы.
Вязникова Ирина Алексеевна