Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективлары конкурсы дәвам итә. 11 март көнне Келән авыл мәдәният йортында «Нур» халык театр коллективы тамашачыларга һәм жюрига А. Әхмәтвәлиевнең «Баш куям тезләренә» спектаклен тәкъдим итте.
Драмада кеше тормышы, язмыш, үз гамәлләре өчен җаваплылык, рухи җәза, кешелеклелек һәм тәүбә итү темалары кебек фәлсәфә ята. Тормышта еш кына кешенең язмышы йөз сиксән градуска борыла торган очраклар очрый. Яраткан ирен авариядә югалткан яшь хатынының кайгысы...ул бер тапкыр да хәмер татып карамаган иренең руль артына исерек килеш утыруына ышанмый. Бу газаплар аркасында хатын-кыз эчә башлый. Дөреслекне белү теләге белән ул авыл җитәкчесе йортына еш килә. Бу хәл җитәкченең хатынына ошамый һәм ул ирен бозылуда гаепли башлый. Яшь тол хатынына киңәшләре белән ярдәм итүче бердәнбер кеше-сугыш елларында кечкенә балалары белән тол калган җитәкченең әнисе. Җитәкче түзеп тора алмый һәм барысына да таныла. Иренең гаепсезлеген аклаган сүзләрне ишетеп, яшь хатын-кыз дин юлына баса..
«Нур» театр коллективына иҗади уңышлар телибез.