15 мартта Россиядә ТКХ хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

ТКХ хезмәткәрләре көне (халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне) - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Россиядә ТКХ хезмәткәрләре көне мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2020 елда ул 15 мартка туры килә.

Тармак хезмәткәрләренең эшен бәяләп бетергесез. Йортлардагы җылылык, ишегалды һәм подъездларның чисталыгы, урамнарның һәм паркларның матурлыгы аларның җаваплылыгына һәм профессионализмына бәйле. Гадәти көннәрдә аларны проблемалы сәбәпләр аркасында гына искә алалар. Безнең уңайлылык өчен алар көн саен эшлиләр.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең берсе - Айсин Идрис Зариф улы.

Идрис Зариф улы торак-коммуналь хуҗалык системасында хезмәт эшчәнлеген 1988 елның 30 ноябреннән машина йөртүче вазыйфасында башлый. Эш дәверендә Идрис Зариф улы үзен уңай яктан гына күрсәтте, ул төрле төр автомобильләргә оста идарә итә. Хезмәттәшләр сүзләренә караганда, үз вазыйфаларын бик тырышып, югары профессиональ дәрәҗәдә, вазыйфаи инструкция нигезендә башкара, акыллы инициатива күрсәтеп эшли. Коллективта аны хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр.

Кама Тамагы районы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International