«Аленушка» балалар бакчасы мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә «Сәламәтлек серләре» дип исемләнгән уен –сәяхәт үткәрделәр.
Балалар физкультура һәм спортның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте, файдалы һәм зарарлы ризык, шәхси гигиена кагыйдәләре, түтәлләр һәм җиләк-җимеш бакчасы витаминнары турында белделәр. Җиләк-җимеш һәм яшелчә сәламәтлккә файдалы булган коллажлар ясадылар. «Сәламәтлек Чәчәге» үстерделәр. Тылсымлы чәчәкнең һәр таҗы сәламәтлек серләрен ачты. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, әкият персонажлары Айболит, Незнакайка, Буратино һ.б. әкияти персонажлар ярдәм иттеләр.