Язгы ташу чорында су объектларында кешеләр тормышы куркынычсызлыгы турында

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның язгы чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш алып барыла.

2020 елның 13 мартында дәүләт инспекторы Нияз Нуриев Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УППФ коллективы белән очрашты.

Очрашу барышында ГИМС хезмәткәре катнашучыларны ГИМС эшчәнлеге, республиканың су объектларында һәм район территориясендә оператив хәлләр, үткәрелә торган чаралар, язгы ташу чорында кешеләрнең куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 20 кеше катнашты.

Очрашуның максаты-кешеләрне бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру. Инспекторлык участогы хезмәткәре катнашучыларга көндәлек тормышта иминлек теләде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International