Хөрмәтле Кама Тамагы районы сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен төрле һөнәр ияләре һәм эшчәнлек өлкәләрендәге кешеләр билгеләп үтә, әмма аларны тормышыбызны уңайлы итү берләштерә. Сез Торак фондын эксплуатацияләүгә җаваплылык тотасыз, сездән йортларыбызда җылылык кына түгел, предприятиеләр, учреждениеләр, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчаларының өзлексез эшләве, район урамнарында тәртип һәм чисталык тора.
Армый-талмый хезмәтегез, даими рәвештә яңа формалар эзләү һәм заманча технологияләрне актив кертү, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту, каматамагылыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.
Сезгә уңышлы, нәтиҗәле эш, финанс иминлеге, тотрыклылык, нык сәламәтлек телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов