Кама Тамагында: "Үзмәшгульләр" - эшкә яңа караш

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 12 мартында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3 нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары Иванова Ирина Александровна катнашында һөнәри керемгә салым куллану өлешендә ачык класс-мәгълүмат бирү үткәрелде.

Әлеге чараның максаты булып гражданнарга эш белән тәэмин итүнең альтернатив рәвешләре, аз керемле гражданнарга дәүләт социаль ярдәме турында мәгълүмат бирү, «үзмәшгульлек» сыйфатында теркәлгәндә ярдәм күрсәтү тора. 

Социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хамис кызы катнашучыларга социаль контракт кысаларында аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Лукин Виталий Юрьевич теләге булган кешеләргә "үзмәшгуль" яисә шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Әлеге чарага 18 кеше килгән, чара нәтиҗәләре буенча бер эшсез граждан социаль яклау органнарына социаль контракт төзү өчен мөрәҗәгать иткән.

Филиал мөдире Кадыйрова Наталья Геннадьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International