2020 елда Хәйруллин Р.Ф. истәлегенә багышланган волейбол буенча ел саен үткәрелә торган Турнир сигезенче тапкыр үткәрелде.
Турнирда бу юлы 9 ир-ат командасы катнашты.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «МЧС» командасы;
2 урын - «Факел» командасы (Олы Кармалы);
3 урын - «Молодежка» командасы.
Турнирны оештыручылар һәр елны турнирга ярдәм итүче Шиһапов Илһам Әсхәт улына, Гращенкова Татьяна Николаевнага, Зиннәтуллин Радик Рамил улына, Кадыйров Салаватка, шулай ук Хәйруллина Алсу Фидаил кызына-Роберт Хәйруллинның тормыш иптәшесенә рәхмәт белдерәләр.