2020 елның 16 мартында Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
"Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында "Кама Тамагы гипс руднигы"ААҖ финанс директоры Булатов Ленар Илфар улы чыгыш ясады.
«Россия Почтасы» ФДУПнең «Татарстан почтасы» Кама Тамагы почтамты эше, 2020 елга планнар һәм бурычлар турында «Россия Почтасы» ФДУПнең Кама Тамагы почтамты башлыгы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.
"Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары тарафыннан кадрлар сайлау буенча күрсәтелә торган хезмәтләр турында. «Россиядә эш» порталын куллану мөмкинлекләре турында «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы мөдире Кадыйрова Наталья Геннадьевна чыгыш ясады.
2020 елда үзара салым җыюның барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Хәбибуллина Миләүшә Хәлим кызы сөйләде.
Район җирлекләрендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич чыгыш ясады.