«Кама Тамагы РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Кама Тамагы районында авыруларны профилактикалау буенча даими эш алып баралар.
12 мартта «Таттелеком» ГАҖнең Кама Тамагы РУЭСында «Кама Тамагы РҮХ» ДАССОның гомуми практика табибы Нәҗмиев Р.Ф. һәм медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Әминова Л. Н. «Йөрәк - кан тамырлары авыруларын профилактикалау», «ВИЧ, тапшыру юллары һәм профилактикалау», «Коронавирус. Тапшыру юллары, профилактика чаралары» дигән темага лекцияләр үткәрелде.
16 март көнне Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Л. Н.Әминова укучылар һәм укытучылар өчен «Коронавирус. Тапшыру юллары, профилактика чаралары» дигән темага лекция үткәрде.
Медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Лилия Әминова